news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда травматология үзәкләре эшли башлаячак

Бүгенге көндә республикабыз территориясе аша үткән М-7 федераль юлында урнашкан сәламәтлек саклау учреждениеләрендә I, II һәм III дәрәҗәдәге травматология үзәкләрендә эшләү технологияләре гамәлгә кертелә

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Бүгенге көндә республикабыз территориясе аша үткән М-7 федераль юлында урнашкан сәламәтлек саклау учреждениеләрендә I, II һәм III дәрәҗәдәге травматология үзәкләрендә эшләү технологияләре гамәлгә кертелә
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән килгән хәбәргә күрә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары нигезендә травматология үзәкләренә җиһазлар сатып алуга – 189,3 миллион, санитар автотранспортны сатып алуга 67,5 миллион сум бүлеп бирелә. ТР Министрлар Кабинеты ярдәме белән бюджеттан үзәкләрне эшләтүгә 77 миллион сум күләмендә акча юнәлтелә. Бу “2009 елда Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәмен оештыруны камилләштерү” Республика максатчан программасын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Программаны үтәүгә 333,8 миллион сум акча тотыла.
Республика клиник хастаханәсе, Яр Чаллы шәһәрендәге кичектергесез ярдәм хастаханәсе нигезендәге I дәрәҗәдәге, Казанның 1-нче кичектергесез ярдәм күрсәтү хастаханәсендә һәм Алабуганың үзәк республика хастаханәсендә II дәрәҗәдәге һәм III дәрәҗәдәге травматология үзәкләрендә югары технологик медицина ярдәме тәүлек буе күрсәтеләчәк дип уйланыла. Бүгенге көндә барлык үзәкләрдә компьютер томографлары, интраоперацион күзәтү өчен рентген комплекслары, кан составын анализлаучы җайланмалар, күзәтү мониторлары, ясалма үпкә вентиляциясе аппаратлары, башка медицина җиһазлары китертелә. III дәрәҗәдәге травма үзәкләрендә реанимация бригадалары кизү тора, авыр хәлдә булган кешеләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелә. Алга таба бу кешеләрне I һәм II дәрәҗәдәге травматология үзәкләренә яткыралар. Травматология үзәкләренең барлык кабул итү бүлекләрендә төзекләндерү эшләре башкарыла.
Зона буенча медицина ярдәме күрсәтү кичектергесез медицина ярдәме машиналарының 20 минут эчендә килеп җитүен тәэмин итә. Һәлакәт булган урында кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен “С” класслы 26 автомобиль сатып алына.
Травматологя үзәкләренең бер-берсе белән элемтәгә керүен һәм мониторинг үткәрүне Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге ГЛОНАСС технологиясен кулланып координациялиячәк. Республика максатчан программасында җәрәхәтләр алганда, йөрәк-сулыш органнарына беренче ярдәм күрсәтергә, санитар автомобильләрдәге медицина җиһазларында эшләргә өйрәтү максатларына дә акча каралган. Бүгенге көндә кичектергесез медицина ярдәме станцияләре һәм бүлекләре бригадаларында эшләүче 159 фельдшер, төрле белгечлеге булган 36 табиб укытыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100