news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда трассаларның 22 участогында кар тоткарлагыч киртәләр урнаштырылды

Татарстандагы федераль автомобиль юлларында кар күмү куркынычы булган участоклар ачыкланды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта «Волго-Вятскуправтодор» идарәсе җитәкчесе урынбасары Азат Гатауллин хәбәр иткәнчә, шундый 22 участокта 7 чакрымга якын кар тоткарлагыч киртә урнаштырылган.

«Тагын 56 чакрым юлда без кар тоткарлау траншеялары ясаячакбыз», – дип сөйләде ул.

Азат Гатауллин сүзләренчә, Татарстандагы федераль юлларны карап тоту өчен 165 мең тонна бозлануга каршы материал алдан әзерләп куелган. Бүгенге көнгә инде 52 мең тонна материал кулланылган, бу гомуми күләмнең якынча 32 процентын тәшкил итә.

«Федераль юлларда нигездә бозлануга каршы ике төрле материал кулланыла: ком-тоз катнашмасы һәм саф тоз. Республиканың федераль трассаларында барлыгы 336 берәмлек юл эксплуатация техникасы җәлеп ителгән. Юлларны чистартуга чыга торган техника саны һава торышына һәм юл вәзгыятенә бәйле», – дип билгеләп үтте идарә җитәкчесе урынбасары.

Ул шулай ук федераль юлларның торышын оператив күзәтү өчен трассаларда урнаштырылган юл метеостанцияләре һәм видеокомплекслар кулланылуын ассызыклады.

«Юл участоклары буйлап патруль караулары оештырыла. Кирәк булганда, кар ява башлаганчы ук юл өслегенә бозлануга каршы материаллар сибелә», – дип өстәде Гатауллин.

Ул йөртүчеләрдән һава торышы начарайган вакытта аеруча игътибарлы булуларын һәм Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен сорады.

Яңа ел бәйрәмнәрендә юл хезмәткәрләре тәүлек буе эшләячәк. Моннан тыш, диспетчерлык хезмәтенең тәүлек буе дежур торуы оештырылган. Федераль юлларда катлаулы хәлләр килеп чыкса, йөртүчеләр түбәндәге телефон номерына шалтырата ала: 8(843) 273-54-08.

news_right_1
news_right_2
news_bot