news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл кырыена төшеп киткән йөк машинасының йөртүчесе һәлак булган

Татарстанда юл кырыена төшеп киткән йөк машинасының йөртүчесе һәлак булган
ЮХИДИ

Бүген иртән Казан–Оренбург трассасында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Республика Дәүләт автоинспекциясендә шул турыда сөйләделәр.

Якынча билгеле булганча, DAF йөк машинасы йөртүчесе, куркыныч тудырмый торган тизлекне сайламаганлыктан,  күп тонналы автомобильне юлда тота алмый һәм кырыйга төшеп киткән.

«Юл-транспорт һәлакәтендә алынган җәрәхәтләрдән фура йөртүчесе шунда ук үлгән. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана», – дип аңлаттылар Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot