Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан юлында авариядә ике бала һәм олы кеше зыян күргән
Бүген иртәнге сигезенче яртылар тирәсендә Түбән Кама – Чистай трассасында Ачы авылы янында «Лада» автомобиле һәм Volkswagen внедорожнигы бәрелешкән.
«Татар-информ»га шаһитлардан билгеле булганча, «Лада» машинасы йөртүчесе каршы якка чыккан һәм Volkswagen автомобиле белән капма-каршы бәрелешкән. Ике машина да юл читенә очкан.
«Авариядә өч кеше – җиңел машина йөртүчесе һәм иномаркадагы ике бала – биш яшьлек малай һәм өч яшьлек кыз зыян күргән. Аларның барысын да хастаханәгә алып киттеләр», – дип сөйләде авария шаһитлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз