news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда трассада юл-транспорт һәлакәтендә ике бала һәм бер хатын-кыз һәлак булган

Татарстанда трассада юл-транспорт һәлакәтендә ике бала һәм бер хатын-кыз һәлак булган
Фото: © Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы

Бүген кич Татарстанның Югары Ослан районында булган юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, Казан – Ульяновск трассасының 9нчы километрында, Казан ягыннан Ульяновск ягына таба хәрәкәт итүче Volkswagen автомобиленең 54 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм ике машина – «Лада Калина» һәм «Лада Искра» белән бәрелешкән.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада Искра» автомобилендәге пассажирлар – 42 яшьлек хатын-кыз, шулай ук 10 һәм 4 яшьлек балалар үлгән. Алар алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган биш зыян күрүче хастаханәгә китерелгән.

Юл һәлакәте урынына Югары Ослан районы прокуроры вазифаларын башкаручы Алсу Данилова килгән. Тикшерү эше башланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot