news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда трассада сыра төягән йөк машинасына ут капкан – фото

Башта машинаның көпчәге янган, аннары ялкын прицепка күчкән.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Мамадыш районында трассада йөк машинасына ут капкан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

112 бердәм диспетчерлык хезмәте номерына янгын турында хәбәр алгач, коткаручылар ярдәмгә ашыккан. М7 трассасының 931нче чакрымында сыра төягән “ДАФ” йөк машинасы хәрәкәт иткән вакытта көпчәгенә ут капкан. Йөртүче машинаны туктаткач, ут прицепка күчкән.

Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утны тиз арада җиңгән. Янгын мәйданы 5 квадрат метр тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot