news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда трассада пошиларны бәрдерү очраклары арткан

Хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсе автомобиль йөртүчеләргә юлларда игътибарлы булырга киңәш итә.

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсе автомобиль йөртүчеләргә юлларда игътибарлы һәм сак булырга киңәш итә. Соңгы вакытта трассага урманнарда яшәүче пошиларның чыгу очраклары күзәтелгән, дип хәбәр итә әлеге оешманың матбугат хезмәте. Хайваннар, эссе көннәрне авыр кичереп, сулык эзләп йөриләр.

Пошиның уртача авырлыгы 350–400 кг тәшкил итә, ә буе 2 метр тирәсе. Зур тизлек белән хәрәкәт иткән машина астына эләккән хайван, гадәттә, шунда ук һәлак була яки авыр җәрәхәтләр ала. Машина йөртүчеләр һәм пассажирлар өчен дә мондый очрашу имгәнүләр һәм машинага зыян килү белән тәмамланырга мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100