news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда трассада өч җиңел машина бәрелешкән, ике кеше үлгән

«Татар-информ»га билгеле булганча, бүген Аксубай районында Яңа Ибрай авылы янындагы трассада көндезге сәгать 11ләр тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган.

Карлы трассада 10 нчы модель «Лада», BMW һәм Volkswagen машиналары бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында ике кеше үлгән. Тагын бер кешене ашыгыч ярдәм табиблары алып киткән.

Җирле Telegram каналларда машина йөртүчеләр әлеге участокта хәрәкәт туктап калган, дип хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot