news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда трассада җиңел машина һәм «КамАЗ» бәрелешеп, өч кеше һәлак булган

Татарстанда М5 трассасында җиңел машина һәм «КамАЗ» автомобиле катнашындагы авариядә өч кеше һәлак булган. Бу хакта республиканың Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Nissan автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан һәм «КамАЗ» йөк машинасы белән бәрелешкән. Бәрелү нәтиҗәсендә җиңел машинаның йөртүчесе һәм ике пассажиры урында ук үлгән.

Юл-транспорт һәлакәте шартлары ачыклана. Ведомство мәгълүматлары буенча, 65 яшьлек Nissan йөртүчесе руль артына арган хәлдә утырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100