news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда трассада җиңел һәм йөк машиналары катнашында авариядә ике кеше һәлак

Татарстанның Алексеевск районында «Москвич» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Volkswagen автомобиле белән бәрелешкән, шуннан соң чит ил машинасы йөк машинасына килеп бәрелгән.

Авария нәтиҗәсендә Volkswagen йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булган.

Фаҗига урынында автоинспекторлар эшли. Авариянең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot