news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда трассада ике җиңел автомобиль бәрелешкән, машина йөртүчеләр икесе дә үлгән

Кичә кич Татарстанның Алексеевск районында Алексеевск – Биләр трассасының 14нче километрында «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе алдан барган машинаны узмакчы булган һәм Mazda автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүчеләр икесе дә алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган. Mazda автомобиленең 10 яшьлек пассажиры зыян күргән.

Булган хәлнең шартларын ачыклау өчен һәлакәт урынына Алексеевск районы прокуроры урынбасары Наталья Худякова килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot