news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда трассада «ГАЗель» ике йөк машинасы белән бәрелешкән, йөртүчесе үлгән

Бүген Татарстанның Биектау районында «ГАЗель» автомобиле белән идарә итүче 53 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыккан һәм башта DAF йөк машинасы, ә аннары Sitrak зур йөкләр ташучы машина белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә «Газель» йөртүчесе урында ук һәлак булган.

Юл-транспорт һәлакәте урынында автоинспекторлар эшли. Авариянең шартлары ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100