news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда трассада газ баллоны шартлау сәбәпле юл һәлакәте булган, ике кеше үлгән

Бүген Казан - Оренбург трассасының 222нче километрында кичке сәгать бишләр тирәсендә коточкыч авария була. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Алдан алынган мәгълүматлар буенча, Әлмәт районында Кузайкино авылы янындагы юлда УАЗ һәм Mercedes бәрелешкән. Бәрелеш нәтиҗәсендә УАЗ автомобилендә булган газ баллоны шартлый.

УАЗ машинасында булган ике кеше ут эчендә калып һәлак була. Тагын бер кеше «буханка» машинасыннан очып чыгып, җәрәхәтләр ала. Чит ил машинасы йөртүчесе исән, ул төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

«Хәзерге вакытта булган хәлләрнең барысы да ачыклана», – дип билгеләп үттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100