news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда трассада чөгендер төягән «КАМАЗ» ауган - фото

Машина йөртүче идарәне югалткан һәм автомобиль юлдан читкә киткән.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Бүген көн уртасында Зәй – Әлмәт трассасында «КАМАЗ» юл кырыена ауган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

59 яшьлек машина йөртүче идарәне югаткан, күп тонналы йөк машинасы ауган. Һәлакәт урынына килеп җиткән коткаручылар машина аккумуляторын ут капмасын дип сүндереп куйганнар.

 Машина йөртүчесен авыр хәлдә Зәй үзәк район хастаханәсенә алып киткәннәр. 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100