news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда трассада автомобиль йөртүче дуңгызны бәрдергән һәм үзе дә һәлак булган

31 яшьлек йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.

 (Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Шимбә көнне кич Татарстанның Чирмешән районында Мордва Афонькәсе һәм Ишлинка авыллары арасында булган юл-транспорт һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИИ матбугат хезмәте.

14 нче модель "Лада" автомобиленең 31 яшьлек йөртүчесе тизлеген арттырган һәм юлга кинәт йөгереп чыккан дуңгызны бәрдергән. Аннары автомобиль кюветка очкан.

Машина йөртүче алган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән. Ачыкланганча, ул юл-транспорт һәлакәте вакытында куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot