news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда трасса янында дистәләгән мичкә бензин янган

Алабуга районында М-7 трассасындагы янгынны видеога төшергәннәр. Тиешле видеоны Татарстанның интернет-бергәлекләренең берсендә чыгардылар.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, 30 квадрат метр мәйданда бензин салынган 30 мичкә янган. Янгын сүндерелгән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Халыкка куркыныч янамый.

news_right_1
news_right_2
news_bot