Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда транспортта йөрү өчен айлык бердәм социаль билетның бәясе арта
Республика Министрлар Кабинетының тиешле карары «Рәсми Татарстан» порталында чыкты.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда киләсе елдан транспортта йөрү өчен айлык бердәм социаль билетның бәясе 547 сумга кадәр артачак. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карары «Рәсми Татарстан» порталында чыкты.
«2022 елга транспортта йөрү өчен айлык бердәм социаль билет бәясен — 547 сум, балаларга транспортта йөрү өчен айлык бердәм социаль билет бәясен 333 сум күләмендә билгеләргә», — диелә документта.
Быел мондый билетның бәясе 526 сум, ә балаларныкы 320 сум тәшкил итә.
Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, элеккеге хәрби хезмәткәрләр, «камалыштагы Ленинградта яшәүче» һәм «чолганышта калган Севастопольда яшәүче» билгеләре белән бүләкләнгән кешеләр, пенсионерлар һәм башка категориядәге гражданнар транспортта йөрү өчен айлык бердәм социаль билет алу хокукына ия.
Шулай ук социаль билет инвалид балаларга, күп балалы гаиләләрдә үсүче яки ятим балаларга бирелә.
Транспортта йөрү билетына исем язылган һәм ул электрон карта яисә контактсыз түләү технологиясе булган банк карталары рәвешендә ясала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз