Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда транспорт компаниясенә чүп өеме өчен 100 мең сум штраф салынды
Хокук бозучылар басуда төзелеш чүп-чары, агач, полиэтилен калдыклары ташлаган.
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Экология министрлыгы инспекторлары республикадагы бер транспорт компаниясенә 100 мең сум штраф салган. Бу оешма Тукай районындагы Биклән авылы янында чүплек ясаган. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Инспекторлар авыл территориясендә төзелеш, полиэтилен калдыклары, агач тапкан. Тикшерү вакытында бу җир кишәрлегенең бер транспорт компаниясенеке булуы ачыклана.
«Юридик затка карата „Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки җитештерү һәм куллану калдыкларын зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәү“ маддәсе буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Бүгенге көндә чүплек бетерелде. Әмма хокук бозучыга 100 мең сум штраф түләргә туры киләчәк», — диделәр матбугат хезмәтендә.
2019 елдан башлап Россиядә «Экология» илкүләм проекты уздырыла. Ул Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә эшләнгән. Проектның төп бурычлары каты коммуналь калдыклар белән эшләүнең комплекслы системасын һәм территорияләрне рекультивацияләүне формалаштыру.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз