news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда "Транснефть-Синтез" заводы киләсе елда сафка басарга мөмкин

Р.Миңнеханов "Алабуга" МИЗда нефть-транспорт тармагы өчен продукция җитештерәчәк предприятие төзелеше белән танышты.

Татарстанда "Транснефть-Синтез" заводы киләсе елда сафка басарга мөмкин
president.tatarstan.ru

(Казан, 6 сентябрь. "Татар-информ"). Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Транснефть-Синтез» яңа заводының төзелеш мәйданчыгында булды. Республика җитәкчесе булачак завод җитәкчелеге белән аралашты, диелә Президентның матбугат үзәге хәбәрендә.

Инвестицион проект буенча әлеге предприятиедә турбулентлыкка каршы присадкалар җитештерү карала. Җитештерү күләме 3 мең тонна булачак дип планлаштырыла. Продукция нефть-транспорт тармагы предприятиеләренә сатылачак.

Рөстәм Миңнеханов төзелеш эшләрен карап чыкты, булачак завод җитәкчелеге белән сөйләште. «Транснефть-Синтез» вәкилләре производствоны 2019 елда эшләтеп җибәрү көтелүе турында хәбәр иттеләр.



Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «Транснефть-Синтез» компаниясе җитәкчелеге озата йөрделәр.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100