news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тракторлар, чәчү агрегатларын 15 мартка хәстәрләп бетерү бурычы куелган

Татарстанда язгы кыр эшләренә чыгымнар 43 млрд сум булыр дип фаразлана. Быелгы чәчү эшләренә 9 мең трактор, 3,8 мең чәчкеч, 632 чәчү комплексы, 5,2 меңнән артык туфрак эшкәртү машинасы төзекләндереләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов сөйләде.

Ул чәчү кампаниясенә кадәр хуҗалыклар 5 млрд сумнан артык күләмдә дәүләт ярдәмен алачагын әйтте.

«Әлегә ел уңышлы тора. Уҗымнарның 98 проценты – яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә. Октябрьдән бүгенге көнгә кадәр 277 миллиметр явым-төшем булды – нормадан 130 процент күләмендә. Республика буенча кар катламының уртача биеклеге 64 сантиметр тәшкил итә, бу узган елгы күрсәткечләрдән ике тапкыр артык», – диде Марсель Мәхмүтов.

Министр урынбасары сүзләренчә, авыл хуҗалыгы техникасына ремонт эшләре өчен 3 млрд сумга запчастьлар алынган, әлегә бу ихтыяҗның 90 проценты күләмендә.

«Министрлык тракторлар, туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларын 15 мартка хәстәрләп бетерү бурычын куя», – диде Мәхмүтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot