news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда трактор һәм ике җиңел машина бәрелешеп, дүрт кеше зыян күргән

«Лада» шоферы караңгыда тракторны күрмәгән һәм аңа бәрелгән.

Татарстанда трактор һәм ике җиңел машина бәрелешеп, дүрт кеше зыян күргән
авария шаһитлары фотосы

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда трактор һәм ике җиңел машина катнашындагы авариядә дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га фаҗиганең шаһитлары хәбәр итте.

Авария кичә кич Норлат районында, Фомкино авылы борылышында булган.

Шаһитлар сөйләгәнчә, 12нче модельле «Лада» шоферы караңгыда тракторны күрмәгән һәм аңа бәрелгән. Бәрелүдән җиңел машина каршы як полосага чыккан һәм «Лада Ларгус» машинасына бәрелгән.

«Авария нәтиҗәсендә „уникеле“ машинасының 28 яшьлек йөртүчесе һәм аның өч пассажиры — 22 яшьлек егет, 24 һәм 23 яшьлек ике кыз зыян күрде. Аларны хастаханәгә алып киттеләр», — дип сөйләде авариянең шаһитлары. 

news_right_1
news_right_2
news_bot