news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда трактор белән бәрелешкән җиңел машина йөртүчесе имгәнгән

Авария бүген иртән Саба районында Сатыш авылы янында булган.

Татарстанда трактор белән бәрелешкән җиңел машина йөртүчесе имгәнгән
очевидцы

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда җиденче модельле “Жигули” машинасы трактор белән бәрелешкән. Шуннан соң имгәнгән йөртүчене хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы шаһитлардан белде.

"Иртән "җиделе" машинасы Сатыш авылы янында прицеплы тракторга килеп бәрелде. Авариядә җиңел машинага җитди зыян килде – аның кузовының алгы өлеше тулысынча диярлек җимерелде”, – дип сөйләделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Авария нәтиҗәсендә "классикка” шоферы төрле тән җәрәхәтләре ала. Аны хастаханәгә илтәләр.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot