Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда традицион кыйммәтләрне саклау буенча тәкъдимнәрне расладылар
Татарстанда хакимият органнарына традицион рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча методик тәкъдимнәр расланды. Документка республика Премьер-министры Алексей Песошин имза куйды.
Анда бу теманы төрле өлкәләрдә алга этәрүгә бердәм алымнар язылган: мәдәнияттә спектакльләргә, концертларга, күргәзмәләргә һәм фестивальләргә, шулай ук кыйммәтләрне популярлаштыру белән шөгыльләнүче оешмаларга ярдәм итүгә басым ясалган; мәгълүмат мохитендә социаль челтәрләр, блоглар, интернет-порталлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша алга этәрү күздә тотыла, шул ук вакытта социаль реклама һәм нәшрият проектларына аерым роль бирелә.
Мәгарифтә һәм яшьләр сәясәтендә һөнәри белем бирүнең өстәмә программаларын эшләтеп җибәрергә, махсуслаштырылган әдәбият һәм уку әсбаплары таратырга, тематик чаралар оештырырга планлаштыралар. Аерым блок Интернетта деструктив идеологияләргә каршы торуга кагыла.
Традицион кыйммәтләрне саклау «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз