news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ТР Президенты каршында Рус теле комиссиясе төзеләчәк

Татарстанда ТР Президенты каршында Рус теле комиссиясе төзеләчәк

Татарстанда ТР Президенты каршында Рус теле комиссиясен төзергә ниятлиләр. Аны оештыру турында указ проектын ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты әзерләгән.

ТР Хөкүмәте порталында дөнья күргән документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге комиссия «Татарстан Республикасы Конституциясенең 94нче маддәсе нигезендә, рус теленең кулланылышын тәэмин итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының федераль башкарма хакимият органнары, аларның территориаль органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр белән үзара бәйләнешен оештыру максатыннан» төзелә.

Указ кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле комиссия булдыру, аның составын һәм нигезләмәсен раслау турында карар чыгарачак.

Указ проектында булачак комиссиянең составы да китерелгән. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкләр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100