news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда төзүчеләрнең уртача хезмәт хакы 97,6 мең сумга җиткән

2026 елның беренче яртысында Татарстанның төзелеш өлкәсендә уртача хезмәт хакы 97,6 мең сумга җиткән. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Төзүчеләр көне алдыннан узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Хезмәткәрләрнең гомуми саны узган ел белән чагыштырганда якынча 3 процентка артты», - дип өстәде министр.

Аның сүзләренчә, тулай төбәк продуктында төзелеш өлеше 7 процентны тәшкил итә. Узган елда төзелеш күләме 1 трлн 25 млрд сум тәшкил иткән, ә агымдагы елга фараз – якынча 1 трлн 80 млрд сум.

«Бирегә барлык төзелеш төрләре: сәнәгать, гражданлык, капиталь ремонт һәм башка төр эшләр керә. Агымдагы елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча күләм 387 млрд сумга җитте, бу узган елның шушы чорына караганда 1,1 процентка күбрәк», – дип ачыклык кертте Айзатуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot