news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда төзелеш фирмасы директорын салым хезмәтеннән 24 млн сумны яшерүдә гаеплиләр

Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның 1 декабренә Татарстанның «ЗСК» ҖЧҖ компаниясенең салым хезмәтенә 8,5 миллион сум бурычы җыелган.

Салым хезмәте компаниянең счетын блокировкалаган. Аңа карамастан, предприятие җитәкчесе 2020 елның декабреннән 2021 елның июненә кадәр контрагентлар белән турыдан исәп-хисап ясаган. Шулай итеп, ул салым хезмәтеннән 24 миллион сумнан артык акчасын яшергән. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Аңа карата салымны түләмәү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытында предприятие салым буенча бурычларын түләгән.

Фирма директоры үз гаебен тулысынча таныган, хәзер ул беркая да китмәү турында гариза язган. Тиздән бу эш алга таба карау өчен Чаллы шәһәре судына җибәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot