Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда төзекләндерү буенча 7 проект Россиядә иң яхшылар исемлегенә кергән
Татарстанда төзекләндерү буенча 7 проект Россиядә иң яхшылар рәтенә керде. 2017 елдан мондый проектларны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайлап ала. Бу турыда Татарстан Шәһәрләрне үстерү институтында хәбәр иттеләр.
Реестрга кергән барлык объектлар «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты кысаларында яңартылды.
Татарстаннан Юнысов мәйданы, «Якты үзән» паркы, «Татарстан көзгеләре» - Казандагы Зур Зәңгәр күл, Тәтештә «Тарихка 320 баскыч: Троицкая буйлап», Питрәчтә «Балалар шәһәрчеге» паркы, Нурлатта Кондырча паркы һәм Арчада «ТатАр риваятьләре — шәһәргә Коммуна урамы буйлап иске юл белән» проекты лидерлар дип табылды.
Конкурста катнашу өчен 85 төбәктән 415 гариза тапшырганнар. Аларның 50се генә Россия Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белгечләре тарафыннан уңай бәяләнде һәм реестрга керде.
«Комиссия проектларның шәһәр мохитенең сыйфатын яхшыртуга, социаль һәм икътисади нәтиҗәлелегенә йогынтысын, инновационлыкка һәм тәкъдим ителә торган карарларның халыкка ихтыяҗын, шулай ук проектны гамәлгә ашыру сыйфатын бәяләде», - дип аңлаттылар институтның Телеграм-каналында.
Искәртик, Татарстанда 30 апрельгә кадәр иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә, алар 2025 елда төзекләндереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз