news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда төзәтү колониясенә кырыну геле савыты эчендә телефон кертмәкче булганнар

Россия Федерациясенең Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре СИЗОга һәм колониягә тыелган предметларны кертү омтылышының ике очрагын булдырмый калган. Бу хакта «Татар-информ»га идарәнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Беренче очракта 4нче тикшерү изоляторы хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә посылкадагы джинса чалбар кесәсендә дару төймәсе тапкан. Посылканы тикшерү вакытына кулга алынган бер хатын-кыз өчен җибәргән булганнар. Алынган матдәләрне экспертизага җибәргәннәр, таблеткаларның МДМА наркотик чарасы булуын ачыклаган.

Шулай ук тыелган әйберләрне 10нчы төзәтү колониясендәге хөкем ителүчегә тапшырырга маташканнар. Посылкада телефон яшерелгән кырыну геле баллоны табылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot