news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тояклы җәнлекләрне аулау дәвам итә

Татарстанда тояклы җәнлекләрне аулау дәвам итә

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Елена Чембаева). Татарстанда тояклы җәнлекләрне аулау буенча көзге сезон дәвам итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең ау күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Ренат Чиспияков хәбәр итте.

ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, 2007 елгы ау сезонында су кондызларын – 31 декабрьгә, кабан дуңгызларын 11 ноябрьгә һәм 17 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр ауларга рөхсәт ителә. Пошиларны аулау 17 ноябрьдә башлана. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

“Кабан дуңгызлары һәм пошиларны кар ятканчы махсус дипломнары булган этләр белән генә аулау рөхсәт ителә”, - дип ассызыклады Ренат Чиспияков.

news_right_1
news_right_2
news_bot