news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире үз автомобиле астында калып үлгән

Фаҗига ир-ат машинасын ремонтлаганда булган.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдирен автомобиль изеп үтергән, дип хәбәр итә “Минзәлә” газетасы.

Фаҗига Татарстан Минзәлә районы Салкын Чишмә авылында булган. Юрт товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Иван Кожевников үз автомобилен ремонтлаганда үлгән. Автомобиль яхшылап беркетелмәгән һәм хуҗасы өстенә төшкән булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot