news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда төшерелгән «Ибн Фадлан» фильмы «Пушкин картасы» исемлегенә кергән

Киң прокатка чыккан «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы «Пушкин картасы» исемлегенә кертелгән.

«Март аенда фильм муниципаль кинотеатрларда, район мәдәният йортларында, мәгариф учреждениеләрендә күрсәтелә. Фильм Россия регионнарында да, аеруча татарлар күпләп яшәгән урыннарда күрсәтеләчәк», дип хәбәр итә «Татаркино» оешмасының матбугат үзәге.

«Ибн Фадлан» фильмы «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан төшерелде. РФ Мәдәният министрлыгында прокат таныклыгын алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot