Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 2877 юл билгесе куелган
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының иң мөһим бурычларының берсе – юл хәрәкәте иминлеген арттыру. Илкүләм проект ярдәмендә юлларда җәяүлеләр кичүләре төзекләндерелә, светофорлар һәм юл билгеләре урнаштырыла. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Татарстан Республикасында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты объектларында юлчылар узган елда 2877 юл билгесе, 11,6 километр барьер киртәләр, 3789,4 погон метр пешеходлар йөрү урыннары, 8,847 километр ясалма яктырту, 18,8 километр тротуар ясаган. Моннан тыш, 20 җәяүлеләр кичүе, 4,5 километр велосипед юлы, 35 ясалма тигезсез юл, 53 тукталыш төзекләндерелгән, 2470 юл сигнал баганасы куелган.
Шулай ук 2025 елда Казанда һәм Чаллыда юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы яхшыртылган. Юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы белән җиһазландырылган 19 светофор урнаштырылган: Казанда – 13, Чаллыда – алты.
«Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү – республикада иң өстенлекле бурычларның берсе. Соңгы елларда төбәкнең юл инфраструктурасын яхшырту өчен бик күп чаралар уздырылды. Бу эш быел да дәвам итәчәк», - дип хәбәр итте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз