news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда торакны газлаштыру дәрәҗәсе 99 процентка җитте

Татарстанда торакны газлаштыру дәрәҗәсе 99 процентка җитте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда торакны газлаштыру дәрәҗәсе 99,25 процентка җитте. 16,5 меңгә якын йорт газга тоташтырылган инде. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында ТР Хөкүмәте эшчәнлеге турында хисап биргәндә шулай дип белдерде.

«Россия Президенты Владимир Путинның карары белән социаль газлаштыру программасы гамәлгә ашырыла», – диде докладчы.

Песошин сүзләренчә, программа гамәлгә ашырыла башлаганнан алып, ягъни 2021 елның октябреннән республикадагы 22 меңнән артык йорт хуҗалыгы чигенә кадәр газүткәргеч сузылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100