news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда торакны гамәлгә кертү планы 83 процентка үтәлгән

Татарстанда 31 августка 2 миллион 607 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән, ягъни план 83 процентка үтәлгән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 40 проценты (бу 99 күпфатирлы йорт) тапшырылган, социаль ипотека өлешендә еллык план 73 процентка үтәлгән (быел төзелергә тиешле 56 йортның 28 тапшырылган), дип билгеләп үтте министр.

Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 1 миллион 900 мең квадрат метр мәйданлы 14 078 йорт тапшырылган.

Республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot