Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планының 47 проценты үтәлгән
Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 47 процентка үтәлгән – республикада 1 млн 494 мең квадрат метрдан артык торак төзелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов та катнашты.
Коммерцияле төзелеш линиясе буенча планның 45 проценты файдалануга тапшырылган – бу гомуми мәйданы 467 мең кв.метр чамасы булган 56 күпфатирлы йорт. социаль ипотека программасы 33 процентка үтәлгән: 108 йортның 9ы тәмамланган, аларның мәйданы 49 мең кв. метрдан артып китә. шәхси торак төзелеше сегментында 978 мең кв. метр тапшырылган, бу планның 49 процентын тәшкил итә.
Гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2026 елда ятим балаларга 641 торак бирү планлаштырыла, шул ук вакытта федераль финанслауны җәлеп итеп, 49 фатир алу өчен аукцион әзерләнә. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр категориясендә сертификатлар барлык 23 алучыга да бирелгән.
Параллель рәвештә социаль-мәдәни объектлар төзү һәм инфраструктураны модернизацияләү буенча дәүләт һәм республика программалары гамәлгә ашырыла. Торак төзелешенә ярдәм итү программасының 14 объекты буенча контракт төзү май аена планлаштырылган.
Мәгариф өлкәсендә 7 мәктәпнең берсен Казанда төзергә кала, моны 24 апрельдә эшләү планлаштырыла. Төзелеш-монтаж эшләрен башкаруның гомуми дәрәҗәсе 29 процентын тәшкил итә, 6 объект эшли. Өч балалар бакчасы буенча 37 процент эш башкарылган.
Сәламәтлек саклауда Казанда стационарның кабул итү – диагностика бүлеген төзү дәвам итә, әзерлек 31 процент дип бәяләнә.
Спорт өлкәсендә 14 объект гамәлгә ашырыла: универсаль мәйданчыклар һәм футбол манежлары буенча 7 процент эш башкарылган, футболны үстерү үзәге 67 процентка әзер, өч боз аренасы – 8 процентка.
Мәдәният тармагында 7 объектта эш алып барыла, күпфункцияле үзәкләр төзелеше 49 процентка үтәлгән. «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган дүрт балалар сәнгать мәктәбе 12 процентка әзер.
Башка республика программалары кысаларында 27 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Башкарма комитетлар биналарын төзү буенча 30 процент эш башкарылган (20 объект), халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары буенча – шулай ук 30 процент (5 объект).
2026 елда 51 иҗтимагый территорияне төзекләндерү планлаштырылган, контрактлар төзелгән, эшләр Яшел Үзән районында бер объектта башланган.
Торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү программасы объектлары исемлеге формалаштырылган һәм килештерелгән. Федераль линия буенча «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» проекты кысаларында 9 объект һәм коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча 17 объект гамәлгә ашырыла, контрактлар төзелгән.
Чистарту корылмаларын модернизацияләү буенча әзерлек 3 процент тәшкил итә, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль проекты буенча – 13 процент, «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» проекты буенча – 4 процент (Кукмара һәм Минзәлә районнарындагы объектлар).
Шулай ук 1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлык кысаларында «Чиста төзелеш» акциясе старт алды. Аның максаты – төзелеш мәйданчыкларын чистарту, чүп-чарны вакытында чыгару һәм таләпләрне үтәү, шул исәптән тәгәрмәчләр юу пунктлары булу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз