news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 97,5 процентка үтәлгән

Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 97,5 процентка үтәлгән
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасында торакны файдалануга тапшыру планы 97,5 процентка үтәлгән. Төзүчеләр 3 миллион 23 мең квадрат метр торак сафка бастырган. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Барлыгы 1 миллион 208 мең квадрат метр коммерцияле торак файдалануга тапшырылган – бу 151 күп фатирлы йорт дигән сүз. План 85 процентка үтәлгән.

Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 147 мең квадрат метр тәшкил иткән 61 йорт төзелгән. Еллык план 91 процентка үтәлгән.

Республиканың барлык районнары белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100