news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда торак йортларны төзекләндерү эшләре 9 процентка башкарылган

Өч авыл җирлеге башкарма комитеты бинасын һәм бер мәдәният оешмасын капиталь төзекләндергәннәр.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). 11 майга булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда торак йортларны капиталь төзекләндерү эшләре гомуми күләмнән 8,55 процентка башкарылган. Бу 496 млн 545 мең сумны тәшкил итә. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин әйтте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында Президент Рөстәм Миңнеханов уздырды. Бу турыда республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы елда Татарстанда барлыгы 936 күп фатирлы йорт төзекләндерелер дип көтелә. Аларның гомуми мәйданы 5,6 млн кавдрат метр, диде докладчы.

8 майга Татарстанда планлаштырылган 31 авыл җирлеге башкарма комитеты бинасының өчесе төзекләндерелгән. Калган 20 объектта эшләр дәвам итә. Бу максатларда 49 млн 345,82 мең сум акча тоту планлаштырыла.

Пландагы 40 мәдәният йортының берсендә төзекләндерү эшләре беткән. Калган 39 объектта эш дәвам итә. Боларга 401 млн 765,17 мең акча тотылачак.

Пландагы 33 ветеринария берләшмәсе һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең бер өлешендә капиталь ремонт беткән. Калган объектларда эш дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100