Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда торак йортларны ремонтлау программасы быелга төгәлләнгән
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, республика программалары буенча эш график нигезендә бара.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт эшләре 2019 елга билгеләнгән планның 98,5 проценты күләмендә үтәлгән. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры сүзләренчә, 2018-2019 елларда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында сафка бастыру күздә тотылган 30 балалар бакчасының 25е инде төзелгән һәм файдалануга тапшыру буенча рөхсәт алган. Капиталь ремонт үткәрү планлаштырылган 112 мәктәпкәчә учреждениенең 101е тәртипкә китерелгән.
15 ресурс үзәгенең – 12се, 12 балалар сәламәтләндерү лагереның дүртесе капиталь ремонтланган, калган объектларда эшләр дәвам итә, диде докладчы.
Министр китергән мәгълүматлар буенча, 8 ноябрьгә 40 мәдәни объектның – 37се, 38 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең – 34е һәм 15 муниципаль архив бинасының 13е капиталь төзекләндерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз