news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда торак йортларны капиталь ремонтлау буенча 94 процент эш башкарылган

Рөстәм Миңнеханов эш графигыннан артта калган йортларны төзекләндерү темпларын тизләтергә кушты.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр агымдагы ел планының 94 процентында үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

2019 елда Татарстанның 42 муниципалитетында 942 йортны яңарту күздә тотыла. Шул ук вакытта 12 күпфатирлы йортта, шуларның унысы – Казанда, ә икесе Питрәч районында урнашкан, графиктан 20 процентка артта калу теркәлгән, дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин.

Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр вәкилләренә бу объектларны капиталь төзекләндерү темпларын тизләтергә кушты. Шул ук вакытта ул эшләрне башкару тизлеге аларның сыйфатына зыян китерергә тиеш түгеллеген әйтте.

Моннан тыш, Татарстан Президенты «киләчәктә эшләрне башкару вакытын өзгән подрядчылар белән эшләмәскә» тәкъдим итте.

Быелга планлаштырылган 29 гомуми белем бирү һәм тугыз коррекцион мәктәпнең барысы да ремонтланды. Балалар бакчалары программасына кертелгән 112 бакчаның 91е яңартылды. 21 мәктәпкәчә учреждениедә капиталь ремонт дәвам итә, дип билгеләп үтте үз докладында республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot