Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда торак төзелеше буенча еллык план 88 процентка үтәлгән
Татарстанда 20 сентябрьгә торак төзү буенча еллык планның 88 проценты үтәлгән – 2 млн 875 мең квадрат метр торак кулланылышка тапшырылган. Бу хакта республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык районнар катнашында видоеконференция режимында уздырды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Республиканың Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, минималь күрсәткечләр коммерцияле төзелештә теркәлгән: монда еллык планның 37 проценты үтәлгән – бу гомуми мәйданы 616 мең квадрат метр булган 76 күпфатирлы йорт. Социаль ипотека буенча гомуми мәйданы 125 мең квадрат метр булган 35 йортның 16сы әзер, бу планның 77 проценты.
Иң югары темпларны шәхси торак төзелеше күрсәтә: 2 млн 115 мең квадрат метр мәйданлы 15 670 йорт төзелгән.
Марат Айзатуллин җитештерүдә имгәнү һәм профилактика чаралары буенча да мәгълүматлар китерде. Ел башыннан бирле үз-үзләрен җайга сала торган оешмалар 1 860 тикшерү уздырган, аларның нәтиҗәсе буенча 830 очракта дисциплинар чара күрелгән.
Госстройнадзор инспекциясе 1 244 тикшерү уздырган һәм административ җаваплылык турында 383 карар чыгарган.
Иң зур активлыкны дәүләт һәм республика программалары буенча заказчы булган Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе күрсәткән. 2 225 тикшерү уздырылган һәм хезмәт саклау законнары буенча 4 868 хокук бозу очрагы теркәлгән, аларның 4 691е төзәтелгән инде.
Министр төзелеш процессында катнашучыларны закон таләпләрен үтәргә өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз