news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда торак төзелешенең еллык планы 69 процентка үтәлгән

Татарстанда торак төзелешенең еллык планы 69 процентка үтәлгән. Төзүчеләр 2 млн 244 мең кв. м. торакны файдалануга тапшырган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Коммерциячел төзелеш буенча планның 27 проценты үтәлгән. Файдалануга тапшырылган 59 йортның мәйданы 456 мең кв. метрдан артып китә.

Социаль ипотека программасы 61 процентка үтәлгән. Быел тапшырырга планлаштырылган 35 йортның 11е әзер. Файдалануга тапшырылган торак мәйданы - 99 мең кв. м. Иң зур күрсәткечләр – шәхси торак сегментында. Файдалануга тапшырылган йортларның мәйданы - 1 млн 689 мең кв. м.

Ятим балалар өчен билгеләнгән 204 торак урынга өч дәүләт контракты төзелгән. Бүгенге көндә конкурс процедураларын игълан итү максатыннан торак урыннары исемлеген килештерү алып барыла.

Яшь гаиләләр категориясендә субсидия акчаларын 36 алучы кулланган. Быел барлыгы әлеге категориядәге 66 вәкил яңа торак алырга тиеш. 30 кеше фатир алу этабында.

Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр категориясендә гомуми мәйданы 2356 кв.м булган барлык 27 сертификат рәсмиләштерелгән. Биредә фатирларны сайлау белән республиканың Дәүләт торак фонды шөгыльләнә.

Иң аз санлы категория - мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр: биредә өч торак алучы бар, шуларның берсенә генә торак табасы калган.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының өч объектының берсе Лаеш районында төгәлләнгән. Программа кысаларындагы эшләр 54 процентка үтәлгән.

Мәгариф тармагы буенча 13 объект төзелә, шуларның 8е – гомуми белем бирү учреждениеләре. Мәктәпләр буенча төзелеш-монтаж эшләре 54 процентка үтәлгән. Биш балалар бакчасы буенча - 42 процент. Республиканың сәламәтлек саклау инфраструктурасы быел 53 объектка тулыланачак. Соңгы ике атнада 47 фельдшер-акушерлык пунктыннан 9 объект файдалануга тапшырылган. Эшләрнең гомуми үтәлеше 74 процент тәшкил итә. Башка алты сәламәтлек саклау объектының әзерлеге 56 процент дип бәяләнә.

Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган программалар кысаларында 11 объект төзелә. Бу төзелештә әзерлек 55 процент тәшкил иткән өч яшьләр үзәге һәм республика программасына кергән һәм 40 проценты әзер булган 8 балаларны савыктыру лагере.

Спорт объектлары исемлегенә 23 корылма керә. Шуларның иң зурысы - Футболны үстерү үзәге. Әлеге объект буенча әзерлек 43 процент тәшкил итә. Дүрт футбол манежы төзелешендә подрядчылар тарафыннан төзелеш-монтаж эшләренең 63 проценты башкарылган.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча «Мәдәният» тармагында дүрт объект төзелә. Ике күп функцияле үзәк төзелешендә һәм район мәдәният йортын реконструкцияләүдә башкарылган эшләр 40 процентка җиткән.

«Гаилә» илкүләм проекты буенча төзелә торган Кайгырту йортының әзерлеге - 74 процент.

news_right_1
news_right_2
news_bot