Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда торак төзелешенең еллык планы 60 процентка үтәлгән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

13нче июньгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда торак төзелешенең еллык программасы 60 процентка үтәлгән – төзүчеләр 1 миллион 960 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшырган. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төбәк Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Аңа барлык муниципалитетлар видеоэлемтә аша кушылды. Бу хакта республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коммерцияле торак төзүчеләр план 20 процентка үтәлү турында хисап тотты. Файдалануга тапшырылган 51 йортның гомуми мәйданы 339 мең квадрат метрдан артык, дип билгеләп үтте докладчы.
Социаль ипотека программасы 43 процентка үтәлгән. Барлыгы тапшырылырга тиешле 35 йортның 6сы тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы 69 мең квадрат метр тәшкил итә (бу күрсәткеч май аеннан бирле үзгәрмәгән – Т-и иск.).
Шәхси торак төзелеше тиз темплар белән бара – 1 миллион 551 мең квадрат метр төзелгән (май уртасына гомуми мәйданы 1 миллион 434 мең квадрат метр булган 10 620 йорт төзелгән булган).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз