news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда торак төзелеше планының 62 проценты әзер

Татарстанда бүгенге көнгә 1 млн 917 мең квадрат метр торак төзелгән, бу сан 2023 елга планлаштырылганның 62 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә төбәкнең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Видеоэлемтә аша анда республиканың барлык муниципалитетлары катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте.

Аерым алганда, коммерцияле төзелештәге еллык планының 65 проценты әзер. Төзүчеләр барлыгы 926 мең квадрат метр мәйданлы күп фатирлы 115 йорт тапшырган. Тагын 82 йортны төзү эше дәвам итә.

Социаль ипотека программасы 50 процесска гамәлгә ашырылган, 81 мең квадрат метр мәйданлы 20 йорт төзелгән. Моннан тыш, шәхси торак төзелеше өлешендә еллык план 60 процентка үтәлгән – 911 мең квадрат метр файдалануга тапшырылган.

Докладчы искәрткәнчә, торак төзелешенә ярдәмгә ике федераль программа юнәлдерелгән. «Торак» федераль проекты буенча ике юлда һәм инженерлык инфраструктурасының биш объектында эшләр алып барыла, аларның үтәлеше 67 процент тәшкил итә.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында компакт торак төзелеше өчен җиде мәйданчыкка бәйле эш оештырылган. Гомуми үтәлеш 66 процент тәшкил итә - бу атнада Лаеш һәм Чирмешән районнарында эшләр тәмамланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100