news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда торак төзелеше өчен 2,7 мең гектарга якын җир кишәрлеге ачыкланган

Татарстанда ел башыннан бирле торак төзелеше өчен 3 727 территория һәм 628 җир кишәрлеге табылган. Аларның гомуми мәйданы якынча 2 668 гектар тәшкил итә. Бу җирләр «Киңлек мәгълүматлары дәүләт системасы» дәүләт программасына керүче «Төзелеш өчен җир» проекты кысаларында ачыкланды, дип хәбәр итә Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте.

Буш территорияләр һәм кишәрлекләр республиканың 28 районында урнашкан. Иң зур мәйданлы җир быел Баулы районында (298 гектар), Мөслимдә (220,5 гектар), Чистайда (167 гектар), Чүпрәледә (150,3 гектар), Әлкидә (119,5 гектар) һәм Тәтештә (97 гектар) ачыкланган.

Хәзерге вакытта Татарстанның җир банкында гомуми мәйданы 6,3 мең гектар булган 8 меңнән артык кишәрлек һәм территория бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot