news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда торак төзү планы 49 процентка үтәлгән

Татарстанда торак төзелеше планы 49 процентка диярлек үтәлгән – бу 1 миллион 344 мең квадрат метр дигән сүз. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, социаль ипотека кысаларында план 66 процентка үтәлгән, 100 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, 6 368 шәхси торак йорт (планның 51 проценты) төзелгән.

Коммерцияле төзелештә еллык күрсәткечләр үтәлеше 42 процентка якын тәшкил итә.

Аерым категориягә караган гражданнарны торак белән тәэмин итү турында сөйләгәндә, Фролов ятим балаларга диелгән 600 фатирның 179ына килешү төзелүен, 5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр өчен рәсмиләштерелгән 25 сертификатның икесе гамәлгә ашырылуын әйтте.

Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча муниципалитетлар программада каралган акчаның 93 процентын алган, калганы районнарга май аенда килеп җитәчәк. Быел 50 гаилә әлеге программа буенча өйле булачак.

Мәҗбүри күченеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясе буенча биш сертификатның дүртесе рәсмиләштерелгән.

Муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Бу хакта ТР Президенты порталы хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100