Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда торак төзелеше буенча еллык планның 97 проценты үтәлгән
Татарстанда ел башыннан 3 млн 156 мең кв. м торак төзелгән — бу еллык планның 97 проценты. Әлеге мәгълүматны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә җиткерде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, коммерция секторында гомуми мәйданы 707 мең кв. м булган 89 күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылган, бу куелган күрсәткечләрнең 42 процентын тәшкил итә. Социаль ипотека программасы 93 процентка үтәлгән: 35 йортның 20се төзелеп беткән, аларның мәйданы 150 мең кв. метрдан артык.
Иң зур өлеш индивидуаль торак төзелешенә туры килә — республикада гомуми мәйданы 2 млн 298 мең кв. м булган 17 024 йорт тапшырылган.
Министр шулай ук аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары турында да сөйләде. Ятим балалар өчен каралган 450 торакның 443е буенча килешү төзелгән, калган 7сен 8 декабрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла. 69 яшь гаиләнең 67се субсидияләрдән файдаланган, тагын икесе үзләренә туры килгән объект эзли. 27 күп балалы гаиләдән 26сы бирелгән сертификатларны кулланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз