news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда торак төзелеше буенча еллык планның 73 проценты үтәлгән

Татарстанда торак төзелеше буенча еллык планның 73 проценты үтәлгән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин торак, социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча программа чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда торак төзелеше буенча еллык планның 73 проценты үтәлгән, 2 млн 320 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган.

Коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 82 проценты тапшырылган: бу гомуми мәйданы якынча 857 мең кв. м булган 93 күп фатирлы йорт.

Социаль ипотека программасы буенча еллык план 60 процентка үтәлгән. Гомуми мәйданы 90 мең кв. метрдан артык булган 34 йорт төзелеше тәмамланган.

Индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча 1 млн 372 мең кв.м. торак тапшырылган, ягъни планның 69 проценты.

news_right_1
news_right_2
news_bot