Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда торак төзелеше буенча еллык планның 58 проценты үтәлгән
Татарстанда, 16 майга булган мәгълүматларга караганда, торак төзелеше буенча еллык программа 58 процентка үтәлгән – төзүчеләр тарафыннан планлаштырылган 3 млн 175 мең кв.метрдан 1 млн 840 мең кв. метрдан артыгы файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республика Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә сөйләде.
Киңәшмәне төбәкнең барлык муниципалитетларын видео-конференцэлемтә аша тоташтыру белән ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Аерым алганда, Татарстанда коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 70 проценты тапшырылган. Бу 80 күп фатирлы йорт, аларда фатирларның гомуми мәйданы 725 мең кв. метрдан артып китә.
Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 150 мең кв. метрдан артык булган 108 йорттан 57 мең кв. метрдан артык мәйданлы ун йорт төзелеше тәмамланган. Шул рәвешле, еллык план 38 процентка үтәлгән.
Индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча республикада планның 54 проценты – 1 млн 61 мең кв. метр торак тапшырылган, дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Министр аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча дүрт программаның үтәлеше турында сөйләде. Сүз гадәттәгечә дүрт категория турында бара.
Ятим балалар арасыннан быел 641 кеше торак алырга тиеш. Хәзерге вакытка федераль бюджеттан финанслашу хисабына 49 бина сатып алу буенча дәүләт контракты төзелгән. Ятим балалар өчен билгеләнгән фатирлар төзелеп килүче 45 күпфатирлы йортта урнашкан.
Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр арасында 23 алучы бар. Бүгенге көнгә гомуми мәйданы 2340 кв. метр булган барлык 23 сертификат рәсмиләштерелгән. ТР Дәүләт торак фонды хәзер фатир алучылар өчен фатирлар сайлау белән шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз