news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда торак төзелеше буенча еллык планның 54 проценты үтәлгән

Хәзерге вакытта Татарстанда 1 миллион 494 мең квадрат метр торак төзелгән, әлеге күрсәткеч агымдагы 2022 елга планның 54 процентын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә төбәкнең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Социаль ипотека программасы буенча план 66 процентка үтәлгән. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча < ... > план үтәлеше 56 процент тәшкил итә: 6930 йорт тапшырылган. Коммерция төзелешендә еллык күрсәткечләрнең үтәлеше 42,5 процентка бәяләнә», – дип билгеләп үтте министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100