news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда торак төзелеше буенча еллык планны 63 процентка үтәгәннәр

Татарстанда торак төзелеше буенча еллык программа 63 процентка үтәлгән -төзүчеләр тарафыннан 2 млн 62 мең кв. метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төбәк Хөкүмәте йортында традицион киңәшмәдә сөйләде.

Барлык муниципалитетлар белән видеоэлемтә режимында киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Бу хакта республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Докладчы билгеләп үткәнчә, коммерцияле торак линиясе буенча планлаштырылган еллык күләмнең 25 проценты төзелгән. Төзүчеләр гомуми мәйданы 424 мең кв. метрдан артык булган 57 йортны тапшырган.

Социаль ипотека программасы буенча 35 йортның сигезе (гомуми мәйданы 86 мең кв.метрдан артык) төзелгән. Еллык планның үтәлеше 53 процент тәшкил итә, дип билгеләп үтте министр.

Шул ук вакытта индивидуаль торак төзелеше дә кызу темплар белән бара. 11,5 меңгә якын шәхси йорт файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы 1 млн 551 мең кв. метр тәшкил итә (бу күрсәткеч июнь уртасыннан үзгәрмәгән – Т-и искәрмәсе).

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчесе аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча дүрт программасының үтәлеше турында сөйләде. Ятим балалар өчен 123 торак бинага ике дәүләт контракты төзелгән (соңгы ике атна эчендә вазгыять үзгәрмәгән – Т-и искәрмәсе). Тагын бер контракт 81 торак бинага төзеләчәк.

66 яшь гаиләнең (бу категория алучылар саны буенча икенче урында тора) 34е субсидия акчасыннан файдаланган. Калганнары фатир сайлау этабында.

Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр өчен быел 2356 кв.метр торакка 27 сертификат рәсмиләштерелгән. Дәүләт торак фонды хәзер бу категориядән алучылар өчен торак урыннары сайлау белән шөгыльләнә.

Мәҗбүри күчеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм Чернобыль АЭСындагы авария ликвидаторлары кебек категориядәге өч вәкилнең берсенә генә торак табарга калды.

Айзатуллин сүзләренчә, торак төзелешенә ярдәм кысаларында ике программа гамәлгә ашырыла. «Күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен төзекләндерү» яңа республика программасы буенча барлык объектлар исемлеге ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәләре белән расланды. Эшкә август башында – аукционнар узганнан соң керешәчәкләр.

Үз чиратында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча эшләр 49 процентка башкарылган. Бу атнада алар Татарстанның Лаеш районында урнашкан объектта төгәлләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot